Сатып алма, үзең яса
Чынлап, хәзер кибетләрдә сыр бәясен күргәч... аны ашыйсы килми башлый.
Әйдәгез, үзебез ясыйбыз!
Кирәк була: 1 литр сөт, 1 аш кашыгы тоз, 200-300 гр каймак, 3 йомырка.
Сөткә тоз салып кайнатырга куегыз һәм шул арада каймакка йомыр каларны сытып, болгатыгыз. Сөт кайнап чыккач та, аңа шул катнашманы кушыгыз. Бутап торып, 5 минут тирәсе кайнатыгыз. Масса сүлдән аерылгач, иләккә яки марляга бушатыгыз. Сыеклыгы тулаем саркып беткәнче көтегез.
Берничә сәгатьтән ашарга ярый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев