Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Салкын аш

Җәйге эссе көннәрдә тиз һәм җиңел ризыклар белән тамак ялгау яхшырак.

Бәрәңге чүбен утап керәсең дә, җәлт кенә әзерләп, капкалап аласың, бик җайлы.

Кирәк була:

  • чөгендер
  • кыяр (свежий)
  • йомырка
  • кыяк суган
  • укроп
  • су (яки кефир)
  • каймак
  • лимон
  • аш серкәсе

Әзерләү: йомырка һәм чөгендерне пешерергә. Кыяр белән йомырканы кечкенә шакмаклап, ә суган белән укропны ваклап турарга. Чөгендерне эре кыргычтан уарга һәм тоз-борыч сибеп, барысын бергә болгатыр­га. Салкын суга каймакны салып бутарга да, яшелчәләр өстенә салыр­га. Лимон согы һәм аш серкәсен дә өстәп, тагын бер кат болгатырга һәм суыткычка куеп торырга, шулпасына тәмнәре чыксын.


Һаман окрошка гына димәгән бит инде, чөгендерлесеннән дә авыз итеп карыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев