Розалия Ибрагимовадан бик тәмле кетчуп ясау ЫСУЛЫ
Тәмле кетчуп пешереп алдым әле, рецебын да куеп китәм, теләгән кешеләр өчен.
5 кг помидор, 1 кг алма, ярты кг суган, өч болгар борычы, 4 тырнак сарымсак, аз гына әче борыч1/3 е, барысын турап яшелчәләр йомшарганчы пешерәбез.Аннары иләк аша сөзәбез, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, марля төенчеккә 4 лавр, 5 кара, 5 исле борчак борыч салып,газны акрынга куеп пешерәбез, артык парларын чыгарабыз, 2 сәг.уза, иң соңыннан 3 аш кашыгы 9% лы уксус салабыз..Менә шундый куелыкта килеп чыга, стерил.банкаларга тутырып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев