Пылау пешерү рецепты
Пылау өчен сарык ите (калак сөяге, түш ите, арткы ягы) яхшы.
Тавык, күркә һәм балыктан да пешерергә була. Ә менә сыер итеннән пылау сусыл булмый. Итне зур итеп шакмалап турарга кирәк (5х5см булсын). Ит кисәге зуррак булган саен сусыл чыга дигән ышану да бар.
Пылауга дигән дөгенең крахмаллылыгы түбән булу шарт. Югыйсә, ул изелеп, ботка сымак булачак. Пылауга, гадәттә, коңгырт төстәге яки пылау өчен махсус дөге салалар. Парда тотылган дөге дә яхшы.
Тәмләткечләргә килгәндә, зира, сарымсак, барбарис, ачы борыч кулланыгыз. Үзбәкләр әлеге ризыкка йөзем, айва, күрәгә дә сала.
1 кг дөгегә 200-250 мл май кирәк.
Суган белән кишерне эре итеп турагыз. Кишерне угычтан чыгарсагыз да ярый. Сарымсакны "тырнак" белән салыгыз.
Су дөгене 1-2 см га күмеп китсен. Ит,дөге, кишер бертигез күләмдә булса, сыегыз тәмле чыгар. Суганны 1-2 баш та ярый.
Пылау таралып торсын дисәгез, уттан алгач, 10 минутка төреп куегыз! Кичке ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев