Пицца өчен әзерләмә
Кайвакытта аз гына күләмдә әзер камыр артып кала. Катыргычка тыгып куйсаң, барлыгы онытылып китә дә, ята шунда. Эх, менә бер пицца ясап тыгар идем, дисең, кыш көне кул астында бөтен кирәкле яшелчәсе булмый бит әле аның, алдан хәстәрен күрмәсәң. Менә бу әзерлек нәкъ шундый очракларда коткара да инде.
Кирәк була:
кыяр – 1,5 кг
помидор – 1,5 кг
татлы борыч – 0,5 кг
суган – 1 кг
тоз – 1,5 а.к.
шикәр комы – 0,5 стакан
үсемлек мае – 1 стакан
аш серкәсе – 0,5 стакан
Кыяр, помидор һәм татлы борычны саламлап, суганны ярымбоҗралап турарга. Барлык ингредиентларны бер савытка салып болгатырга һәм 10 минут кайнатырга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга.
Гүзәл Минһаҗеваның рецептлар дәфтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев