Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пепперони пиццасы

Ингредиентлар: Он — 230 г Су — 100 г Чүпрә — 10 г Тоз (камыр өчен) — 1 чеметем Тоз (соус өчен) — тәменчә Зәйтүн мае (камыр өчен) — 2 аш кашыгы Зәйтүн мае (соус өчен) — 1 аш кашыгы Моцарелла — 200 г Колбаса (пепперони) — 100 г Үз согындагы томат (яки «свежий») — 100 г Сарымсак — 1 тырнак Базилик —1 ботак Тимьян — 1 ботак Паприка (татлы) — 1 чеметем

Әзерләү:

1. Камыр изәргә. Чүпрәне бүлмә температурасындагы суга салып, 20 минут тотарга. Аннары он, тоз, май өстәп, камырны басарга һәм 45 минут кабарганын көтәргә.
2. Соус өчен томатны блендер белән изәргә яки иләк аша үткәрергә, вакланган сарымсак, май, базилик, темьян, паприка һәм тәменчә тоз кушарга.
3. Сырны уарга, пепперонины нәзек кенә кисәргә.
4. Камырдан пицца аслыгы җәяргә. Өстенә томат соусын ягарга һәм уылган сырны сибеп, пепперони боҗраларын тезәргә.
5. Пиццаны 250-270 градускача кыздырылган мичтә 8-10 минут пешерергә.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев