Өй шартларында кетчуп ясау рецепты
ИНГРЕДИЕНТЛАР
3 кг помидор
0.5 кг алма
0.25 кг суган
Барысын да кисеп туракларга һәм суган йомшарганчы кайнатырга. Блендер ярдәмендә вакларга. 50 минут чамасы тагын кайнатырга. Кайнап чыгар алдыннан 1,5 аш кашыгы тоз, 1,5 стакан шикәр комы салырга, әкрен-әкрен болгатырга, тәменчә борыч салырга, 50 г "яблочный уксус" өстәргә. Уттан алып, банкаларга бушатырга һәм ябарга.
Чыганак: Кирәкле төркем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев