Нәрсә ул смузи һәм аны ничек ясарга?
Смузи — ул туклыклы, файдалы куе эчемлек, үзенең консистенциясе буенча боламыкка охшаган.
Аны җиләк-җимешләрдән һәм яшелчәләрдән, сок, туңдырма, сөт яки боз өстәп ясыйлар. Яшелчә һәм җиләк-җимеш тулысы белән кулланыла, шуңа да эчемлек куе була. Мондый коктейль ясавы бик җиңел. Витаминлы смузины балалар да яратып эчә. Аны өй шартларында да ясарга була. Моның өчен бары тик блендер кирәк.
Бу эчемлекнең сыйфатын бәяләү бик катлаулы, чөнки смузи витамин чыганагы. Мондый коктейль белән азыкны тулысынча кабул итәргә була, бер порциядә, гадәттә, берничә җиләк-җимеш яки яшелчә сыя, ә сөт продуктлары — шулай ук организмга кирәк булган аксым.
Яшел алмадан
- Кирәк була:
- 1-2 алма
- Аш кашыгы лимон согы
- 1 бәйләм базилик
- 1 бәйләм петрушка.
Блендер ярдәмендә алмадан боламык ясыйбыз, соңыннын лимон согы белән яшел үләннәрне салабыз.
Кивидан
Кирәк була:
- 4 киви
- 50 мл сок
- 200 мл йогурт
- 1 аш кашыгы бал.
Кивины кабыгыннан чистартабыз, 1 апельсин согын чыгарабыз, барысын да блендерга салабыз, йогурт һәм бал кушабыз. Бер масса барлыкка килгәнче болгатабыз.
Смузины, витаминнар югалмас өчен, әзерләү белән үк эчәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев