Менә сезгә БАЛЛЫ ПОМИДОР рецепты тәкъдим итәбез әле, дуслар
Бакчаларда помидорларның кызарып, мөлдерәп өлгерә башлаган мәле
3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз. Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатып шуннан маринад ясыйбыз.
1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз.
Чыганак: Кирәкле төркем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев