Лимонадны үзебез ясыйбыз
Эссе көннәрдә мондый лимонад сусауны баса.
Күпләргә өйдә ясалган, зарарлы булмаган мондый лимонад күңеленә хуш килер.
Кирәк:
- 3 лимон;
- 1 әфлисун;
- 3-4 аш калагы шикәр комы;
- 800 мл су;
- 300 мл газлы су.
Әфлисун белән лимонны турап, шикәр өстәп, савытка салабыз, өстенә кайнар су агызып, бүлмә температурасында суытабыз. Суынгач берничә сәгатькә суыткычка куябыз. Эчәр алдыннан сөзеп, газировка өстибез, теләге булган кеше янәдән бераз шикәр комы, боз да куша ала. Лимонад әзер!
Тәмле булсын!
Чыганак-фото: Авыл хатыны/Сельчанка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев