Кыярлы лимонад
Эсседә сусауны басар өчен өйдә ясалган лимонадтан да әйбәт эчемлек юктыр. Өйдә ясауның тагын бер уңай ягы — кибеттәгедәге сыман химия тутырылмаган булуы да.
Кирәк булачак: 1 кыяр, 250 мл лимон согы, 160 гр шикәр комы, 1,5 л газлы минераль су, 1 лимон, 1 стакан бөтнек. Савытка ярты кыяр, бөтнекнең яртысын, шикәр һәм лимон согын кушып, җылытабыз. Шикәр эрегәннән соң уттан алып, суытабыз. Зур савытка калган әйберләрне салып, җылытып-суытылган кушылманы шуның өстенә сөзәбез. Аннан өстенә газлы су салабыз. Лимонад әзер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев