Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кышка бик тәмле чөгендер икрасы әзерлибез

РЕЦЕПТ

5 кг чөгендерне пешереп, эре кыргычтан кырабыз. 1 кг суган һәм 1 кг помидорны вак итеп турыйбыз яки иттарткычтан чыгарабыз. Бер баш сарымсакны сыттырабыз. Ярты литр сыек май, тәменчә тоз, 100 грамм уксус салып, акрын утта 20-25 минут пешерәбез. Стерильле банкаларга тутырабыз.

Кышка әйбәт саклана. Салатларга кушарга да, ашка да, үзен генә ашарга да тәмле. Төчерәк тәмне яратучылар иттарткычтан чыгарып ярты килограмм кишер дә куша ала.

Фотода төсе ачыграк чыкты, чынбарлыкта бордовый, бик матур була, дип язган әлеге рецептны җибәрүче язылучыбыз.

1001 киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев