Кышка алмадан пирог эчлеге
Дуслар алмаларыгызны кая куярга белмәсәгез, бу эчлекне әзерләгез. Кышка пироглар пешерер өчен бик тәмле була!
Кирәк:
4 кг алма
1 кг шикәр комы
1 стакан су
Алмаларны юып, турыйбыз, чиста массаны турагач үлчибез.
Шикәр комы, су салып 10-15 минут кайнатабыз. Изелеп китергә тиеш. Каты булмасын.
Алдан банкаларны стерилизовать итеп, чиста банкаларга ябып куябыз!
Автор rakhmatullina9
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев