Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Куркумалы кыярлар: мондый кыяр тәме белән аерылып тора!

Бу вариант сезгә ошар дип уйлыйбыз.

Кыярны кабыгыннан чистартабыз һәм матур итеп буйга кисәбез. Бу рецептта маринадны татлы ясыйбыз һәм кыяр тәмен куркумадан тыш, сарымсак, укроп горчица бөртекләре белән тулыландырабыз.

Ярты литрлы банкаларда, стерилизация белән әзерлибез. Алабыз:
3 кг кыяр
1 л су
1 ст. шикәр комы
2 а.к. тоз
1 ст. 9%лы аш серкәсе
1 ч.к. өеп куркума
5 ч.к. горчица орлыгы
Укроп зонтиклары
5 тырнак сарымсак


Кыярларның кабык­ларын әрчеп, буйга дүрт өлешкә бүлергә. Ярты литр­лы банкаларның һәрберсенә берәр тырнак сарымсак, берәр зонтик укроп һәм берәр чәй кашыгы горчица салыгыз. Кыярларны буй-буй тыгызлап тутырыгыз.
Рецептта күрсәтелгән су күләменә тоз, шикәр комы һәм куркума кушып, маринад кайнатыгыз. Аннары аш серкәсен өстәгез һәм уттан алыгыз.
Кайнап кына чыккан маринадны кыярлар өстенә коегыз. Банкаларны зур кәстерүлгә тезеп (асларына тастымал җәегез), җилкәләренә кадәр кайнар су белән тутырыгыз һәм кайнап чыкканнан соң 5 минут стерильләштерегез.
Капкачлап, банкаларны әйләндерегез дә төреп куегыз. Суынганчы шулай торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев