Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

КУЕРТЫЛГАН СӨТ БЕЛӘН ҖИЛӘК һәм ҖИЛӘК КАЙНАТМАСЫ рецептлары тәкъдим итәбез

КУЕРТЫЛГАН СӨТ БЕЛӘН ҖИЛӘК

5 кг бакча җиләген юып, чистартып, блендер белән изәргә. 1 л куертылган сөт (сгущенка) өстәргә һәм 200 г
тирәсе шикәр комы кушарга. Яхшылап болгатып, контейнерларга тутырырга һәм туңдыргычка куярга.
Куертылган сөт белән җиләк коймакка ягып ашарга тәмле.

ҖИЛӘК КАЙНАТМАСЫ


5 кг җиләк, 6 кг шикәр комы, 1 стакан су кирәк булыр.
Суга шикәр комы кушып кайнатып, ширбәт ясарга. Җиләкләрне юып, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Өстенә кайнар ширбәт агызыр­га, суынганчы тотарга. Аннан ширбәтне кире бушатып, кайнатып чыгарырга. Тагын җиләкләр өстенә агызыр­га. Шулай өч тапкыр кайнатып коярга була. Аннан капкачын ябып, салкынча урынга куярга.

Тәския ВӘГЫЙЗОВА рецептлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев