Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Крекерлы салат

Кирәк:

◆Крекер печеньесы – 2 кап
◆Балык консервасы – 1 банка
◆Йомырка – 5 данә
◆Майонез – 300 гр
◆Кыяклы суган – 60 гр
◆Каты сыр – 100 гр
◆Сарымсак – 2 гр

 
Йомыркаларны пешерер­гә. Консервланган горбушаны чәнечке ярдәмендә изәргә. Йомырканың агын кыргычтан уып, майонез кушып болгатыр­га. Суганны турарга. Тәлинкәгә крекерларны тезеп, өстенә майонезлы йомырка агын ягарга. Аның өстенә кабат печенье түшәргә, ә аннары консерваны җәяргә һәм яшел суган сибәргә. Тагын крекер катламы, ә өстенә майонез белән катнаштырылган уылган сыр ягарга. Кабат печенье, аңа майонез сыларга һәм уылган йомырка сарысын сибәргә.


Бер-ике сәгать бүлмә температурасында тотканнан соң, суыткычка куеп торырга – никадәр яхшырак сеңә, шуның кадәр тәмлерәк була. Төнгегә калдырсагыз да ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев