Кош теле пешерәбез
Рецепт.
4 йомырка(шуның берсенең сарысын гына кулланабыз), бер чеметем чәй содасы, ярты чәй калагы шикәр комы, он,ваниль+ шикәр оны (пудра)
Йомырка+ чәй содасы + шикәр комы кушып яхшылап болгатканнан соң, онны аз-азлап салып, бик каты булмаган камыр басабыз. Өстен каплап бер 15-20 минут ял иттергәннән соң юка гына итеп җәеп, тасмалар кисеп, кайнар майда кыздырып алабыз. Бик суынып өлгергәнче ванильле шикәр оны сибәбез.
Чәй янына менә дигән!
Чыганак:Кирәкле төркем
Гөлчәчәк Фәтхуллова рецепты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев