Кичке ашка тәмле чебурек
Чебурекны пешерә белмәгән кеше сирәктер, тик менә төрлебез төрле рецепт белән пешерәбез. Менә безнең рецепт белән дә пешереп карагыз әле.
Кирәк була:
1 йомырка
250 гр кефир
2-3 аш кашыгы үсемлек мае
0,5 стакан су, тәменчә тоз, бераз чәй содасы.
Барысын бергә тугалап, он салып йомшак камыр басарга.
Сыер итеннән фарш әзерләргә, тәмләткечләр кушарга.
Камырдан кечкенә җәемнәр ясап, эченә фарш салырга, чебурек ясап, үсемлек маенда ике ягын да кыздырырга.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев