Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кетердәп тора торган тәмле өлеш рецептын, сезнең белән дә бүлешәбез, дуслар

Камыр өчен кирәк була:

каймак 180 гр
📌сода 0,5 ч.к
📌йомырка 1 шт
📌сыер мае 100гр
📌тоз 1 ч.к
📌он 400 гр
Эчлек өчен:
📌тавык ите 400 гр
📌бәрәңге 300 гр
📌суган 3 шт
📌тоз 2 ч.к
📌борыч 1 ч.к

Эш барышы:
Каймакка чәй содасы, йомырка, сыер мае, тоз, он салып камыр басабыз, бер 15 минут тирәсе камырны ял иттерәбез. Ул арада эчлек ясыйбыз:
Бәрәңгене әрчеп, турап, тавык итен турап, суган, тоз, борыч кушып бутыйбыз, зуррак-кечерәк шарчыклар әвәләп, өлешләрне ясыйбыз.
180 гр җылынган духовкада 40 минутлап пешерәбез.

©Гульнур Мустафина реепты
Чыганак:Кирәкле төркем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев