Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Катлы кабымлык

***

Ысланган тавык ите – 1 данә
Шампиньон – 600 гр
Майонез – 300 гр
Йомырка – 7 данә
Бәрәңге – 5 данә
Сыр – 200 гр
Сарымсак – 4 тырнак
Суган – 2 данә
Үсемлек мае – 2 аш кашыгы
Черри помидоры – 4 данә
Маринадланган кыяр – 4 данә
Кишер – 3 данә
Кыяклы суган
Укроп

🧀Суган белән гөмбәне кыздырырга. Бераз тозларга. Сырны, пешкән йомырканың агы белән сарысын аерып, кыр­гычтан уарга. Йомырканың сарысы белән сырны салып, ике кашык майонез кушып, болгатырга.
Турыпочмаклы савытны пленка белән эчләргә һәм катнашманы тигез итеп җәяргә. Бу салатның беренче катламы була.

 
Гөмбәгә дә ике кашык майонез кушып, болгатырга һәм икенче катлам итеп җәяргә. Пешкән кишерне кыргычтан уарга, вакланган сарымсак, майонез һәм тоз кушып, бутарга. Бу салатның өченче катламы.
Йомырканың агына бераз тоз һәм майонез кушарга, кишерле масса өстенә дүртенче катлам итәргә.
Маринадланган кыярны кечкенә шакмаклап турарга һәм шулай ук, салат өстенә җәяргә.

 
Ысланган тавык итен дә ваклап турап, кыяр өстенә түшәргә, ә аннары майонез ягарга. Иң соңгы катлам булып вакланган бәрәңге һәм майонез ята. Кирәк санасагыз, бәрәңге өстенә әз генә тоз сибәргә дә мөмкин. Салатны пленка белән төреп, суыткычка куеп торырга.

Табынга чыгарыр алдыннан, салатны пленкадан арындырып, савытка әйләндереп салырга кирәк. Укроп һәм яшел суган белән бизәгез, ә өстенә черри помидорын урталай бүлеп, йөрәк формасында урнаштырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев