Караҗимеш пирогы
Камырының рецепты бик җайлы.
1 стакан суга 1 пакет чүпрә (12гр) салып җебетәбез, шуңа 4 чәй кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 150 гр майонез, 2 аш кашыгы каймак, ванилин, 5 стакан он (артыграк та булырга мөмкин) салып, йомшак камыр басабыз һәм кабартырга куябыз.
Ачык пирогның өстенә 2 йомырка агын 3 аш кашыгы шикәр комы белән күпертеп ягабыз.
Кызыксынганнар пешереп карагыз, камыры бик уңа!
Рецепт һәм фото авторы – Резидә Фәйзуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев