Кабактан десерт
Чәйләрегез тәмле булсын!
Кирәк:
600 гр кабак
2 аш кашыгы желатин (минеке хәләл)
100 гр су
1 апельсин согы
6 аш кашыгы шикәр комы
400 гр каймак
печенье
Әзерләү тәртибе:
Кабакны чистартып, турап суда пешереп алабыз, суын түгеп суытабыз.
Желатинны 10 минутка суга салып болгатып куябыз, аннары су ваннасында яки микроволновкада бер массага әверелгәнче эретеп бетерәбез.
Кабак, шикәр комы, желатин, апельсин согын кушып, блендер белән изәбез. Апельсинга кайнар су коеп алсаң, күбрәк сок чыга.
Каймакка кушып болгатабыз.
Савытка салып өстенә печенье тезәбез һәм 2-3 сәгатькә суыткычка куябыз.
Автор aigul_tamle.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев