Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кабак белән дөгедән самса

Көзге мул уңышларны җыеп алганнан соң, яратып пешерә торган камыр ризыкларыбызның берсе.

Камыр өчен: 3 йомырка, 4 кашык кайнаган су, тоз, он кирәк.

Барсын салып камыр басабыз, ике өлешкә бүләбез.
Токмач камыры кебек җәймә җәябез, җәемнәребезне ак май яки маргарин белән майлыйбыз, катлама итеп төреп 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
Камырларны кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләр җәябез.

Эчлек өчен: кабак, суган, дөге, үсемлек мае, тоз, шикәр комы кирәк.

Самсаларыбызны йомырка сарысы сөртеп, өстенә кунжут сибәбез.

35-40 минутка духовкага пешерергә куябыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Рецепт һәм фото авторы - Минзилә Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев