Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Итле салат

Әлеге кабымлыкны 2022 елны каршылау табынына әзерли аласыз. Пешкән сыер ите кушылган һәм өсте кара җимеш белән буйлы-буйлы итеп бизәлгән салат Юлбарыс тематикасына бик тә туры килә.

Кирәк була:

  • Пешкән сыер ите – 300 гр
  • Пешкән йомырка – 4 данә
  • Тозлы яки маринадланган кыяр – 3 данә
  • Каты сыр – 150 гр
  • Кишер – 2 данә
  • Кара җимеш – 150 гр
  • Майонез – 180-200 гр
  • Үсемлек мае – 2-3 чәй кашыгы
  • Тоз һәм борыч

Кишерне эре кыргычтан уып, әз генә тоз кушып, үсемлек маенда кыз дырырга һәм суынганын көтәргә.
Кара җимешне 5-7 минутка кайнар суга салып торырга (әгәр дә каты икән – 20-30 минутка).
Пешкән итне һәм тозлы кыярны вак шакмаклап турарга. Кыяр бик сулы булса, бераз саркытырга кирәк.

Салатны катламлап ясыйбыз:

  • 1 – ит, майонездан челтәр, төелгән кара борыч;
  • 2 – вак кыргычтан уылган йомырка, майонездан челтәр;
  • 3 – тозлы кыяр. Майонез якмасагыз да була;
  • 4 – вак кыргычтан уылган сыр, монда сыр өстенә майонезны яксагыз яхшырак булыр;
  • 5 – кыздырылган кишер.


Кара җимешне нәзек тасмалар итеп кисәргә һәм юлбарысның кара сызыклары кебек итеп кишер өстен бизәргә. Әзер салат тәмен сеңдереп, 2-3 сәгать суыткычта торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев