Җиңел генә, әмма бик тәмле торт
Чәйләрегез тәмле, өегез нурлы булсын!
Камыр өчен:
5 йомырка;
300 гр шикәр комы;
250 г он;
ванилин;
разрыхлитель кирәк.
Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Аерым яхшылап кашык торганчы агын кабартабыз. (Чеметем генә тоз салыгыз, яхшырак кабарыр өчен). Аннан сарысын аерым кабартабыз. Әз-әзләп шикәр комын салып кабартам, аннан әкренләп акны кертәм. Шуннан ванилин, разрыхлитель кушылган он өстим. Формага салып 40 мин. 170 гр. духовкага тыгам.
Пешкәннән соң урталай бүлеп баллы су сеңдерәм. Бер стакан суга бер стакан шикәр комы, ярты лимон салып кайнатам. Суынгач кашыклап ике кисәккә дә салып чыгам. Бик баллы дисәгез монысын эшләмәсәгез дә була.
Эчлек:
250 г 20 процентлы каймакка 2 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга
Беренче бисквитка ярты каймакны сылыйм һәм түгәрәкләп киселгән бананны тезәм. Банан өстенә калган каймакны сылап икенче слой бисквитны каплап куям. Булды, кызлар.
Рецепт һәм фото авторы: Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова
Вконтакте социаль челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев