Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Җимеш бәлеше

Камыр өчен кирәк була:

150 грамм җылы сөткә 150 грамм эретелгән ак май (җылы), бер аш кашыгы майонез, ярты чәй калагы тоз, чеметеп кенә чәй содасы, он салып камыр басасы, 20 минут чамасы камырны каплап торырга.

Эчлек өчен тозлы суда бүрттереп (пешәр-пешмәс ) алынган 2 стакан дөге ярмасы, җимешләр (күрәгә, кара җимеш, йөзем ), 6-7 аш кашыгы корт (кызыл эремчек), 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз (тәменә карап), эретелгән ак май кирәк.

Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез. Дөгене тозлы суда бүрттереп алабыз, сөзәбез, салкын су белән юдырып алабыз. Суын саркытабыз. Дөгегә алдан әзерләп куелган җимешләрне салып, бераз гына корт кушып җибәрәбез, теләгән кеше кабак та сала ала, шикәр комы, тоз, ак май салып яхшылап сак кына болгатабыз.
Камырны җәеп, эчлекне салып, өстен каплап, бәлешне ясап кызган мичкә пешерергә куябыз.

40- 45 минут, алсу төскә кергәнче пешерәбез, алып, майлап аз гына каплап торырга.

Кайнар килеш табынга бирәбез.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев