Имбирьлы кабак смузие
Рецепт.
Кирәк: 250-300 гр кабак боламыгы, 350 гр грейпфрут, 200 гр әфлисун, 1-2 а.к. бал, 2-3 см имбирь, корица, мускат чикләвеге (башкага алыштырсагыз да була).
Суынсын өчен, кабакны алданрак пешереп куегыз. Цитруслыларны пленкалардан арындырыгыз, имбирьны кыргычтан уыгыз һәм барлык ингредиентларны бергә кушып, блендер ярдәмендә болгатыгыз. Бик тә файдалы, иммунитетны күтәрергә сәләтле, С витаминына бай көзге смузи әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев