Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Җилле, яңгырлы көннәрдә салкын тиюдән сакланыйк: бик файдалы «витамин» ясау ысуллары

РЕЦЕПТЛАР

  1. Кирәк:
  • 300-350 гр имбир
  • 1 лимон
  • 150-200 гр бал.

Лимонны төшләреннән арындырып, имбир белән бергә иттарткыч, яки угыч аша чыгарабыз. Бал өстәп, яхшылап болгатабыз да банкага тутырып куябыз. Көн саен бер аш кашыгы кабып куябыз. Чәйгә салып эчәргә дә була. 

Имбирны ашказаны авыртканнарга сак кулланырга киңәш ителә.

  1. Кирәк:
  • 1 кг әзер лимон
  • 750 г шикәр комы
  • су - кирәгенчә

Лимонны юып, юка гына итеп кабыгын әрчиләр, аннары кайнар суда пешереп, салкын суда юалар. Юка гына итеп аркылыга турап, төшләрен алалар.

Эмаль савытка салгач, шикәрле кайнар татлы (750 г шикәргә 300 г су) өстәп аз гына болгаталар һәм 6-8 сәгать шул килеш тоталар. Аннары тагын шикәр татлысы салалар һәм сүрән утта акрын гына кайнаталар. Бераз пешергәннән соң суытып, яңадан пешереп алсаң, варенье аеруча әйбәт була.

Кайнар килеш банкаларга тутыралар.

Сәламәт булыгыз!

 

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев