Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Җиләк җыю чоры башланып килә, димәк кайнатма рецептын тәкъдим итү дә урынлы булыр

Җиләкле кайнатма рецептын саклап куегез, дуслар

Кирәк:

  • 1 кг җиләк,
  •  кг шикәр комы,
  • 2 г лимон кислотасы.


Бакча җиләге кайнатмасын үзен генә дә, банан, ананас, лимон ише җиләк-җимешләр кушып та ясарга була.

Чистартылган җиләккә 150–200 г шикәр комы салып болгатып, 3 сәгать тотарга. Барлыкка килгән сиропны кәстрүлгә салып утка куярга. Аңа калган шикәр комын өстәп, 5 минут эреп беткәнче кайнатырга. Әзер сиропка җиләкләрне салып, кайнатып чыгарырга. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 2 минут кайнатып алырга. Аннары сүндереп, кәстрүл капкачын каплап, 2–3 сәгатькә калдырырга. Суынган кайнатманы сүрән утта 5 минут кайнатып алырга, моны шул рәвешле 3 тапкыр кабатларга була. Лимон кислотасын өстәгәч, 10 минут кайнатып алырга һәм стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, каплап куярга кирәк.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев