Иң тәмле карабодай
Моны – карабодай әзерләүнең иң тәмле варианты, дияргә була. Болай иткәнне, хәтта, әлеге ярманы яратмаучылар да яратып ашый. Бу гарнир гына түгел, ә аерым ризык. Ботка хуш исле, таралып тора торган була һәм ул сусыз әзерләнә.
• Карабодай ярмасы – 3 стакан
• Ит – 250 гр
• Шампиньон гөмбәсе – 200 гр
• Башлы суган – 1 данә
• Кишер – 1 данә
• Помидор – 4 данә
• Горчица – 1 аш кашыгы
• Йомырка – 1 данә
• Сарымсак – тәменчә
• Соя соусы – 3 аш кашыгы
Итне кечкенә шакмаклап турыйбыз. Суган һәм кишерне блендер ярдәмендә ваклыйбыз.
Табаны яхшылап кыздырабыз. Үсемлек мае һәм сыер мае салабыз. Ул эреп, күбекләнә башлагач, итне салып, көчле утта 2 минутлап, алтынсу кабык барлыкка килгәнче кыздырабыз. Шулай иткәндә, согы аның үзендә кала.
Утны минимуга басабыз, яраткан тәмләткечләрне, суган белән кишерне салабыз, кайнап торган су өстибез. Кем ярата, дафнә (лавр) яфрагы да сала. Ит су белән күмелергә тиеш. Томалап, 40 минут пешерәбез.
Шул арада башка әзерлек белән шөгыльләнәбез.
Помидор (кабыгын салдырабыз), горчица, соя соусы, йомырка, сөт өсте, сарымсакны бертөрле масса барлыкка килгәнче блендер ярдәмендә изәбез. Гөмбәне зур телемләп турыйбыз.
40 минуттан иттәге су очып бетә. Әгәр дә әзер икән, капкачын ачып, калган суы да юкка чыксын өчен, итне уртача утта кыздырабыз. Иткә гөмбәне кушып, 2 минутлап кыздырабыз. Әзер массаны шунда өстибез дә, утны зур итеп ачып кайнатып чыгарабыз һәм сүндерәбез.
Карабодай ярмасын чистартып, юабыз, бер минутка кайнар суга салып алабыз. Бераз тозласагыз да ярый. Итле-гөмбәле массаны карабодай белән кушып болгатабыз. Көчле утка куеп, кайнатып чыгарабыз да, сүндерәбез. Капкачын томалап, 30 минутка төреп куябыз. Шул вакыт эчендә бик сусыл һәм хуш исле карабодай өлгереп җитә. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев