Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөреҗдә (груздь) гөмбәсен тозлыйбыз

РЕЦЕПТ

ГӨРЕҖДӘ ТОЗЛАУ

Гөреҗдәне (груздь) туфрак, үләннән яхшылап чистартырга. Әчесе чыксын өчен, 16 сәгатькә салкын суга салып торырга. Суын берничә тапкыр алыштырырга кирәк. Аннан тозлы суга салып, бер тапкыр кайнатып алырга һәм суын саркытырга.
Эрерәк гөмбәләрне берничәгә кискәләргә.
Ул арада плитәдә тозлык кайный. Тозлык 1 л суга 2 аш кашыгы тоз кушып ясала. Тозлыкка гөмбәләрне салып, 20 минут кайнатырга. Кайнар килеш чиста банкаларга тутырып, капкач белән ябып, салкын урынга куярга.
Тозланган гөмбәне салкынча караңгы урында сакларга. Табынга суган, сарымсак өстәп, үсемлек мае белән болгатып бирсәгез, аеруча тәмле була.

ГӨМБӘ МАРИНАДЛАУ

Чистартылган гөмбәгә су салып, пешерергә куярга, су кайнап чыгу белән тоз салырга. 30-40 минут чамасы пешергәннән соң, суын түгеп, салкын су белән чайкатырга һәм саркытырга.
Маринад: 1 л суга 8 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, 2 аш кашыгы өеп шикәр комы,
1 аш кашыгы өеп тоз, 1 лавр яфрагы, 4 хуш исле борыч, 4 түгәрәк кара борыч, 3 канәфер.
Маринад кайнап чыгуга, гөмбәләрне салырга, 15 минутлап кайнатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябарга.

ГӨРЕҖДӘНЕ САЛКЫН ЫСУЛ БЕЛӘН ТОЗЛАУ

Кирәк:
Гөреҗдә гөмбәсе (грузди), имән, кара карлыган, керән, чия яфраклары, укроп башы, лавр яфрагы, сарымсак, түгәрәк кара борыч, эре тоз.

Гөмбәне юып, чистартырга һәм әчесе чыксын өчен, 3 тәүлек суда тотарга. Көнгә ике тапкыр, иртән һәм кич суын алыштырырга. Тозны 1 кг гөмбәгә 1 аш кашыгы исәбеннән салсагыз, таман булачак.
Гөреҗдә гөмбәсен чиләккә эшләпәләрен аска каратып тезәргә, аралаштырып тоз сибәргә, яфраклар, сарымсак, түгәрәк борыч салып барырга. Шулай итеп гөмбә беткәнче савытка тутырырга.
Өстенә тәлинкә яки кәстрүл капкачы каплап, су тутырылган 3 литрлы банка (яки зуррак савыт) белән бастырырга һәм 7 көнгә салкынча урынга куярга. Чүп төшмәсен өчен, өстенә тастымал яки сөлге капларга кирәк. 7 көннән гөмбәне банкага тутырып, бүленеп чыккан суын салырга. Гөмбәне салкынча урында сакларга.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев