Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөрәҗдә гөмбәсеннән икра

Яшелчәләр кушып ясалган гөмбә икрасы, витаминнарга бай булуы аркасында, кышын куллану өчен менә дигән ризык. Азык төрләндерергә дә менә дигән вариант.

Кирәк:
Гөмбә – 3 кг
Суган – 750 гр
Кишер – 750 гр
Помидор – 750 гр
Татлы борыч – 750 гр
Тоз – тәменчә
Кинза – 3 ботак
Сарымсак – 2 зур тырнак
Дәфнә яфрагы – 2-3 данә
Борчаклы борыч – тәменчә
Үсемлек мае – кыздыру өчен

Берничә тәүлек суда тотылган гөрәҗдә гөмбәсен (башка төрле гөмбә алсагыз да була – аерма юк) пешереп, иттарткычтан чыгартырга. Татлы борыч белән суганны вак итеп турап, кишерне кыргычтан уып, аерым-аерым кыздырырга.

Барлык масса сыярлык, төбе яндырмый торган савытка үсемлек мае салырга һәм гөмбәләрне 10 минут кыздырырга, аннары барлык яшелчәләрне кушарга. Яхшылап болгатып, капкач томалап берәр сәгать акрын утта пешерергә. Вакыт үткәч, вакланган сарымсак, тоз-борыч, кинза (теләк буенча) һәм дафнә яфрагын катнаштырып, массаны болгатырга. тагын ярты сәгатьләп утта тоткач, әзер икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга. Салкынча урында сакласагыз яхшырак.

Әгәр дә озаграк саклау таләп ителсә, чама белән генә аш серкәсе куша аласыз. Гомумән, мондый кабымлыкны үз теләгегез буенча төрләндерергә дә мөмкин. Яшелчәләрдән бары тик помидор гына куша аласыз, ул вакытта аның күләмен генә арттырасыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев