Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөбәдия пешерәбез

Камыр өчен кирәк :

  • Ак май - 180 грамм
  • Шикәр комы - ярты стакан
  • Йомырка - 2
  • Тоз - чеметеп
  • Көпшәкләндергеч - 1 чәй калагы
  • Он

Эчлек өчен кирәк :

  • Корт- 300 грамм
  • Дөге - 1 стаканнан әзрәк
  • Йөзем - 300 грамм
  • Пешкән йомырка - 3
  • Шикәр комы
  • Ак май (эретелгән) - 30 аш кашыгы


Өстенә сибәргә-он+шикәр комы +ак май

Эш барышы :

  • Бүлмә температурасында майга шикәр комын кушып күпертәбез
  • Йомырка, тоз салып болгатабыз
  • Он+көпшәкләндергечне кушып камыр басабыз
  • 2 тигез булмаган өлешкә бүләбез
  • Зуррак өлешне табага җәябез
  • Камыр өстенә кортны җәябез, шикәр комы сибәбез
  • Бүрттерелгән дөге һәм йөземне җәябез
  • Йомырканы вак кыргычтан кырабыз
  • Эретелгән майны салып чыгабыз
  • Икенче кисәк камырны җәеп өстен каплыйбыз
  • Шикәр комы, май, онны болгатабыз һәм гөбәдиянең өстенә сибәбез
  • 180дә 40 минут тирәсе пешә

Җылы килеш бигрәк тәмле була
Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак:Кирәкле төркем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев