Гөмбәле кыяр салаты
Монда кибеттән алынган түгел, үзегез җыйган урман гөмбәсен куллансагыз отышлырак булыр.
Кирәк була:
кыяр – 1 кг
гөмбә – 2 кг
помидор – 2 кг
суган – 0,5 кг
шикәр комы – 2 аш кашыгы
тоз – 2 аш кашыгы
сыек май – 1 аш кашыгы
аш серкәсе – 1 чәй кашыгы
Помидорны – өлешләп, суганны – ярымбоҗралап, кыярны боҗралап турарга. Гөмбәне пешерергә, әгәр дә кибеттән шампиньон алсагыз, кыздырырга. Яшелчәләрне бергә кушып, 30 минут пешерергә, шикәр, тоз һәм гөмбәне дә салып, тагын ярты сәгать кайнатырга. Уттан алырга 10 минут калгач, аш серкәсе өстәгез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев