Әфлисунлы крыжовник
Тәмлетамак
Кышкылыкка аны файдалы һәм бик тәмле итеп әзерләп була.
Моның өчен 1 килограмм крыжовникны блендер аша үткәргәндә ике әфлисун һәм бер лимон өстәп җибәрегез. Лимон белән әфлисунны чис тартмасаң, катнашманың тәме әчкелтем була. Катнашмага 1 килограмм чамасы шикәр комы да кушып, яхшылап бутагач, эреп беткәнче тотарга кирәк. Аннан суыткычка алып куясы гына кала.
Аны туңдыргычта саклаган очракта, шикәр комының яртысы гына алына. Шулай эшләгәндә, кышын чәй эчәргә бик тәмле дә, файдалы да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев