Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Фарш һәм дөге тутырылган татлы борыч рецептын тәкъдим итәбез

Ашларыгыз тәмле булсын!

Иң элек өлгергән татлы борычларны яхшылап юабыз. Аннан ипләп кенә капкачын кисеп, эчлекне тутырабыз.
Эчлек өчен сыер итеннән фарш ясыйбыз, дөгене бүрттерәбез. Бергә кушып, борычларны тутырабыз. Капкачларын каплап, савытка тезәбез.

Соус өчен майонез, томат соусы, чәй кашыгы аджика, тоз, борыч, кайнаган суны яхшы итеп болгатабыз.

Духовкада 45 минутлап пешерәбез.

Тәмләткечләр белән бизәп, өстәлгә тәкъдим итәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!


Рецепт һәм фото авторы - Әлфинә Ризванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев