Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Чөгендер яфрагыннан җәйге салат

Онытмаган булсагыз, газетабызның алдагы саннарының берсендә кишер һәм чөгендер яфракларында яшелчәнең үзенә караганда да витаминнар күбрәк булуын язган идек.

Форсаттан файдаланып, шөкер, үзебезнең бакчаларда бар ич ул, җиңел һәм витаминлы салат әзерләп, авыз итик әле.

Кирәк була:
Чөгендер яфрагы – 1 бәйләм
Сарымсак кыягы – 1 бәйләм
Үзегез яраткан яшел үлән – 1 бәйләм
Кыяр – 1 данә
Татлы борыч – 1 данә
Үсемлек мае (булса зәйтүн мае) – 3 аш кашыгы
Алма серкәсе – 1 аш кашыгы
Тәмләткечләр
Барлык үләннәрне вак итеп һәм татлы борыч белән кыярны турарга. Барысын бергә кушып, тәменчә тоз-борыч, теләк булса – башка тәмләткечләр дә өстәп, май һәм алма серкәсе белән болгатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев