Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Челтәрле коймаклар

Һәр хуҗабикә челтәрсыман тишекле коймак пешерергә өйрәнү турында хыяллана торгандыр. Гади генә ризык саналса да, аның нәкъ менә шул челтәрле сыйфаты уңганлыкны күрсәтеп тора бит.

Эченә эремчек, ит салып төрергә була. Каймак, «сгущенка», бал, кайнатма белән чәй эчәргә дә бик тәмле.

Кирәк:
2 йомырка
500 г кефир
2 стакан он
чама белән тоз һәм шикәр комын төерләре калмаслык итеп, яхшылап туглыйбыз

Ярты стакан яңа гына кайнап чыккан суга 0,5 бал кашыгыннан бераз күбрәк чәй содасы салып, әйбәтләп туглыйбыз.
Содалы суны камырга салып тиз-тиз болгатканнан соң, аңа 5 минут кагылмыйбыз.
Биш минуттан соң, 2-3 кашык сыек май салып болгатабыз.
Камыр әзер.
Ябыштырмый торган таба куллансам да, иң беренче коймакны пешергәндә, табаны майлап җибәрәм, калганнарын майсыз гына пешерәм.
Пешеп чыгуга, эретелгән атланмай белән майлап барам.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Рецепт һәм фото авторы - Чулпан Филиппова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев