Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Чәй янына искиткеч тәмле МЕРЕНГАЛЫ РУЛЕТ ясау рецепты тәкъдим итәбез

Айгөл ГАБИЕВА рецепты

Меренга өчен:

  • 6 йомырканың агы,
  • 270 г шикәр пудрасы,
  • 1 чәй кашыгы лимон согы,
  • 1 аш кашыгы (өеп) кукуруз крахмалы.

Крем өчен:

  • 220 г эремчекле сыр,
  • 200 мл 33 %лы сөт өсте,
  • шикәр пудрасы.

Бүлмә температурасындагы йомыркаларның агын сарысыннан аерырга. Агына шикәр пудрасы өстәп, куе күбек барлыкка килгәнче тугларга. Савытны әйләндергәндә, төшеп китмәслек булырга тиеш. Лимон согы һәм крахмал өстәп, 10-15 минут болгатырга. Духовка аслыгына пергамент кәгазь җәяргә. Массаны 1-1,5 см калынлыкта тигезләп җәяргә. 150 оС кызулыктагы духовкада 40 минут тотарга.

Суыткычтан алынган сөт өстенә эремчекле сыр кушарга. Шикәр комы өстәп, куе крем барлыкка килгәнче тугларга, суыткычка куеп торырга була. Меренганы азрак суытырга, аннан өстенә пергамент кәгазь, духовка рәшәткәсен куеп әйләндерергә. Сак кына рәшәткәсен алырга, пергаментны куптарырга. Суынгач, крем ягып, рулет итеп төрергә. Өстен калган крем, җиләкләр белән бизәргә.

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка
Фото интернеттан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев