Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовадан тәмле шарлотка рецепты
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе пешергән шарлотканы гына яратуы турында әйтте һәм рецепт белән уртаклашты.
Ингредиентлар:
- ярты кап атланмай
- 3 йомырка
- 2 аш кашыгы манный ярмасы
- 2 аш кашыгы он
- 100-150 грамм чамасы шикәр комы
- көпшәкләндергеч яки сода
- алма.
Алманы үзегез теләгәнчә турарга, камырга салып болгатырга.
Табаны майларга һәм бу массаны салырга. Духовкада әзер булганчы пешерергә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев