Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бик тәмле тушенка ясау ЫСУЛЫ

Тушенканы свежий иттән генә түгел, туңдыргычтан алып, пычак белән кисәрлек булып йомшарган иттән ясасаң да тәмле була ул.

Итне артык зур булмаган кисәкләргә турыйбыз. Ярты литрлы банкага өч кара борыч, бер лавр яфрагы салабыз. Бер банкага ярты чәй кашыгы тоз җитә, аны икегә бүлеп, бераз итне тутыргач һәм өскә салабыз.

Итләрне артык тыгызламыйча тутырабыз. Банкаларны фольга белән, ялтыравыклы ягын өскә калдырып, каплыйбыз. Духовканы кабызуга, мичкә тыгабыз. Итләр кайнап чыкканнан соң, утны киметәбез. Акрын утта ике сәгать ярым пешерәбез. Шулпалырак тушенка яратучылар сөякле итне озаклап кайнатып ( тушенка әзерли башлаганчы утыртсагыз, җитешә), әзер тушенка өстенә сала ала. Бераз туң май эретеп кенә дә салырга була.

Стерильле капкачлар белән каплыйбыз. Тушенкалар искиткеч тәмле килеп чыга.

Чыганак - фото: 1001 КИҢӘШ
Гөлсинә Яруллина рецепты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев