Бик тәмле рассольник
РЕЦЕПТ
Кирәк:
- 4 кг кыяр
- 2 стакан арпа ярмасы
- 1әр кг помидор, кишер, суган
- 1 баш сарымсак
- 1 бокал үсемлек мае
- 2 аш кашыгы тоз
- 2 аш кашыгы шикәр комы
- 0,5 л су
- 200 мл 9%лы аш серкәсе
Кыярны эре кыргычтан чыгартырга, помидорны – шакмаклап, суганны вак итеп турарга. Кишерне угычтан уарга, сарымсакны вакларга. Кыярга үсемлек мае салып, 1 сәгать кайнатырга. Гел болгаткалап торырга кирәк. Аннан помидор, кишер, суган, арпа ярмасын, сарымсак, шикәр комы, тоз, су салып, тагын 1 сәгать пешерергә. Аш серкәсен өстәп болгатырга һәм 5 минут кайнаткач, сүндерергә. Рассольникны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән каплап, төреп куярга.
Тәмле булсын!
Илүзә Хөснетдинова, Казан
Ирек Мәйданы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев