Бик тәмле корт ясау ысулы
Рецепт.
Кибеттән 2 литр ряженка, 3 литр кефир, 0,5 литрлы 4 катык, 4 % 350 граммлы куе 4 катык алдым. Барысын бергә кушып, әкрен генә 8 сәгать кайнаттым.
8 йомырка салып, миксер белән әйбәтләп тугладым. Тиз оесын өчен аз гына аш серкәсе тамыздым. Оегач, сары суын саркыттым.
5 сәгатьләп кайнагач, 2 стакан шикәр комы, 1 кап май салдым. Моннан 3 килограммга якын корт чыкты.
Рецепт һәм фото авторы – Тәския Вәгыйзова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев