Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бик тәмле коймак рецепты

Коймакның рецептын бик күп сорыйсыз. Биредә генә калдырыйм әле. Электр духовкасында пешерсәм дә коймакның рецепты шул ук, дуслар, әнием өйрәткән рецепт белән пешерәм. Камырын гына куе итәргә кирәк.

Кирәк:

Ярты л җылы сөт
Ярты л җылы су
1 аш кашыгы тигез итеп тоз
2-3 аш кашыгы шикәр комы
1 аш кашыгы коры чүпрә (дрожжи)
3 йомырка
2 аш кашыгы көнбагыш мае.
Он.

Сөт белән суга тоз, шикәр комы, йомырка салып яхшылап туглыйбыз. Он белән коры чүпрәне салып болгатабыз. Камырны куерак итәргә кирәк. Кабарырга җылы урынга куябыз.
Табаны беренче тапкыр пешергәндә генә майлыйм. Соңыннан майларга кирәкми.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Рецепт һәм фото авторы: Айзиля Рахматуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев