Безега охшаган бик тәмле шарлотка пешерү ЫСУЛЫ
***
Кирәк булачак: 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы сыек май, 1 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель), уртача зурлыктагы 5-6 алма.
Йомыркага шикәр комы салып, блендерда (яисә кашык белән) күпертәбез, калган барлык ингредиентларны салып болгатабыз. Табаны майлап, алмаларны табага гына турыйбыз да өстенә камырны агызабыз. 180 градуска җылытылган газ миченә куеп, 35-40 минут пешерәбез.
Өсте безега охшап торган телеңне йотарлык шарлотка әзер!
Чәйләрегез тәмле булсын!
Чыганак:1001 КИҢӘШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев