Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Балан бәлеше

Рецепт.

Камыр

Ярты стакан эретелгән ак майны бер стакан он белән бутыйбыз + 1 аш кашыгы шикәр комы + ярты чәй кашыгы тоз + 1 аш кашыгы каймак + 200 гр кефир (минеке оеган сөт), + 1 чәй кашыгы коры чүпрә (су, шикәр комы салып, аз гына күпертеп алам) + он салып, камыр басабыз.

Эчлек

2 стакан баланны ярты стакан суга салып, шикәр комы, он салып, куерганчы пешерәм. Куз чамасы белән эшләдем (1 стаканнан артык шикәр комы, 3 аш кашыгы он булгандыр).

Чәйләрегез тәмле булсын!

Рецепт һәм фото авторы – Мәрьям Миңнегулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев