Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Баклажаннан икра ясыйбыз

Әлеге кышка әзерләнә торган кабымлык ит һәм балык ризыклары белән дә, ипи өстенә ягып ашау өчен дә бик тәмле. Биредә күрсәтелгән күләмнән өч литр чамасы икра чыга.

Кирәк:
баклажан – 2 кг
томат – 1,5 кг
суган – 0,5 кг
кишер – 0,3 кг
татлы борыч – 0,3 кг
әче борыч – 1 кузак
сарымсак – 50 гр
үсемлек мае – 150 мл
тоз – 1 а.к. өеп
шикәр комы – 2 а.к. өеп
аш серкәсе (9%) – 1 а.к.

Баклажанны зур булмаган кисәкләргә турап, тозлы суга батырып куярга (2 л суга 1 а.к. тоз). Алдан кишерне, аннары томат белән татлы борычны аерым савытларга иттарткычтан чыгартырга. Суганны вак шакмаклап турап, калын төпле кәс­терүлдә йомшарганчы кыздырырга, аннары кишерне кушып, яхшылап болгатырга һәм 5-7 минут пешерергә.

Ул арада баклажаннарны сыгып алып, шулай ук, иттарткычтан чыгартырга һәм калган май белән баклажанны да суган белән кишер янына салырга. 10-15 минут пешерергә. Хәзер томат белән татлы борычны калган яшелчәләр янына кушарга. Болгатырга. Акрын утта, куерганчы 30 минутлап пешерергә. Икрабызга тоз, шикәр комы, әче борыч, вакланган сарымсак салып, тагын 10 минут кайнатырга. Әзер булыр­га минут тирәсе калгач, аш серкәсен өстәп, бутарга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап, җылы одеял белән төреп куярга. Суынганчы шулай торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев