Авызда эри торган печенье
Бу чынлап та шулай, пешереп, авыз итеп карагыз!
Кирәк:
- Сыер мае – 200 гр
- Майонез – 200 гр
- Йомырка – 1 данә
- Шикәр комы – 1 стакан
- Ваниль шикәре – 2 чәй кашыгы
- Тоз – ½ чәй кашыгы
- Разрыхлитель – 1 чәй кашыгы
- Сөртү өчен атланмай
Әзерләү:
Бүлмә температурасында йомшартылган майны майонез белән кушып, күпертергә. Йомырка, тоз, шикәр комы, ваниль шикәрен дә өстәп, яхшылап болгатырга.
Разрыхлитель белән иләк аша үткәрелгән он кушып, камыр изәргә. Аны фигуралы насадкалы кулинар капчыкка салырга.
Противеньгә пергамент җәеп, май сыларга һәм шуның өстенә, араларын берәр сантиметр калдырып, печеньеларны сыгып чыгарырга. 200 градускача кыздырылган мичтә, алсуланганчы, 15-20 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев