Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ананаслы салат

Әлеге салат рецептын Мулла Иленең уңган-булган кызы һәм килене Рәзинә Сәйфетдинованың #тәмлемарафон бәйгесе сәхифәсеннән алдык.

Бик тәмле кебек күренде, әйдәгез, без дә авыз итеп карыйк. 

Кирәкле ингредиентлар: 

  • ысланган тавык ите – 250 гр 
  • кореяча кишер – 200 гр 
  • йомырка – 3 данә 
  • консервланган ананас – 1 банка 
  • сыр – 100 гр 
  • кыяр – 1 данә 
  • кара җимеш – 40 гр 
  • әстерхан чикләвеге – 100 гр 
  • майонез 

Кабымлык түбәндәге тәртиптә, катламлап әзерләнә һәм һәр кат арасына майонездан сетка ясала: шакмаклап туралган тавык ите, кореяча кишер, шакмаклап туралган кыяр, эре кыргычтан уылган йомырканың сарысы, шакмаклап туралган ананас, эре кыргычта уылган сыр, туралган әстерхан чикләвеге, эре кыргычта уылган йомырканың агы. 
Салатның өстен кара җимеш белән бизәргә. Табынга чыгарыр алдыннан 30 минут суыткычта тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев