Ак гөмбә маринадлау ысулы тәкъдим итәбез
Гөмбә вакыты башланды, дуслар.
Ингредиентлар: ак гөмбә, 1 л су, 200 гр тоз, 30 мл аш серкәсе эссенциясе, 1,5 гр лимон кислотасы, 5 данә дәфнә яфрагы, 10 борчак кара түгәрәк борыч, 7 данә канәфер.
Әзерләү ысулы:
- 1 этап. Гөмбәләрне юып чистартакканнан соң, 15 минут пешереп алабыз һәм суын саркытабыз. Бераз суытабыз.
- 2 этап. Өстә санап үтелгән барлык тәмләткечләрне дә маринадка кушабыз. 3 этап. Гөмбәләрне банкаларга тутырабыз һәм өстенә маринад агызабыз һәм капкач ябабыз.
Маринадлаган ак гөмбәне өстәлгә куяр алдыннан, түгәрәкләп туралган суган һәм үсемлек мае белән бутарга кирәк.
Чыганак-фото: Йорт. Бакча. Рецептлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев